

Өлкәннәрдән үрнәк алыгыз!
Башкортстанда өлкән яшьтәге кешеләрнең гомерен озайтуга юнәлтелгән программа уңышлы дәвам итә. Шушы көннәрдә Кыйгы районыннан бер төркем өлкән апа-абыйлар “Башкирское долголетие” программасы кысаларында бер көнлек турда йөреп кайтты.
Без гел чит ил өлкәннәренең сәяхәт итүен көнләшеп күзәтеп, сөйли килдек. Безнең өлкәннәр өй эшеннән, бала караудан бушамады. Әмма соңгы елларда бу мәсьәләгә дәүләт тарафыннан игътибар бүленә башлады. Өлкәннәрнең ялын оештыру, гомер көзләрен онытылмаслык итеп күңелле, истәлекле уздыру, якты тәэссоратлар белән бизәү юнәлешендә, В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында “Өлкән буын” федераль проекты гамәлгә кертелде. Оештырылган чаралар апа-абыйларга, ә алар арасында ялгызлар шактый күп, буш вакытларын күңелле уздырырга, яшәү шатлыгын арттырырга ярдәм итә. Проект 2021–2024 елларда дәвам итә, арытаба да эшләр дип ышанасы килә.
"Башкирское долголетие" программасында Башкортстанда яшәүче 55 яшьтән өлкән хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр катнаша ала. Алар республика буенча бушлай сәяхәт итә.
Кыйгы районыннан икенче шундый төркем Янган-тау Геопаркына сәфәр тотты.
Көн дәвамында алар Идрис мәгарәсендә, «Шайтан-Кудей» тирмә кемпингында, Кургазак чишмәсендә, Янгантау визит- үзәгендә, Мәчетле геологик киселешендә, Салават Юлаев музеенда, Таш тирмәдә булды.
Мондый сәяхәт барысына да бик ошады. Алар оештыручыларга зур рәхмәт белдерде. Яңа җирләрне күрү, аралашулар, яңа танышлар, хәрәкәт, яңа мәгълүмат бик файдалы! Шундый актив өлкәннәрдән үрнәк алыгыз, дуслар, кушылыгыз. Сәяхәт итегез! Безнең Башкортстан искиткеч гүзәл!