

Башкортстанда экологик атна үтте.
Җәй айларында табигатьтә ял итүчеләр аеруча күп була. Сулыклар, урманнар, комлыклар, яланнар һәм җәйләүләрдә кешеләр күп ял итә. Әмма барысы да үзе артыннан чисталык калдырамы. Эчәр су чыганагы булган чишмә буйларында бар яклап та тәртип буламы? Юк! Кызганыч, әмма – юк! Күпләр ял урынын үзе артыннан котычкыч чүплеккә әверелдереп китә! Ә барыбыз да шулай эшләсәк һәм бер дә җыештырмасак ни булыр?
Шул мәсьәләне хәл итү өчен Башкортстан табигатьне файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов тәкъдиме белән 6 -14 август көннәрендә экологик атна игълан ителгән иде. Ул “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларындагы барлык таләпләргә ярашлы оештырылды.
Күпләп ял итү урыннарында экологик шимбәләр оештырылды. Чараның максаты – экологик караш, тирә-як мохиткә сакчык мөнәсәбәт тәрбияләү, халык арасында экологик мәдәният үрнәкләрен арттыру, ял урыннарын һәм сулыкларны чиста тоту теләген уяту. Мондый актуаль максатлар киң кулланылышка керсә, бәлки табигать тә бу кадәре зыян күрмәс иде.
Бу чарада битараф булмаган барлык кешеләр катнашты.
Шундый актив бер төркемнең М. Акмулла туган якларда экологик акция уздырып кайтуы турында “Өмет” гәзитенең җомга дөнья күрәсе 33нче санында укырсыз һәм безнең сайтта да танышырсыз. Изге эшләр турында хәбәрдар булырсыз, дуслар, үзегез дә кушылырсыз.
Экология – ул һәркемнең күңелендә булырга тиеш.