Милли проектлар
17 август 2022, 06:19

“Биибез, бииибез, без картая белмибез!”

18 августта Уфаның барлык  өлкәннәрен “Кашкадан” ял паркына кичке биюләргә чакырабыз!

“Биибез, бииибез, без картая белмибез!”“Биибез, бииибез, без картая белмибез!”
“Биибез, бииибез, без картая белмибез!”

18 августта Уфаның барлык  өлкәннәрен “Кашкадан” ял паркына кичке биюләргә чакырабыз!

 

“Фонтан янында бию” шатлыгы һәр теләгән кешегә бүләк ителә.  Кадерле апа-абыйлар, иң уңайлы чүәкләрегезне киеп, биергә әзерләнеп килегез.

Табиб-гериатрлар,  өлкәннәр авыруларын дәвалаучы белгечләр, биюнең организм өчен бар яклап та уңай йогынтысын ассызыклый.

 Физик хәрәкәтләр акыл, кәеф, хәтер һәм мускуллар өчен дә бик файдалы.  Аннары – аралашу шатлыгы! Шуңа күрә, “кая инде, без картайдык, кеше көлдереп биеп йөрмим” кебек аклануларны читкә куеп, уртага чыгыгыз!

Бу чараны «Уфапарк» муниципаль оешмасы Уфа шәһәр хакимияте белән берлектә Башкортстан гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән оештыра. Ул "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.

Башлана - 19.00 сәгатьтә. Әйдәгез, биергә.

 

“Биибез, бииибез, без картая белмибез!”
“Биибез, бииибез, без картая белмибез!”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас