Милли проектлар
13 август 2022, 04:12

Эшнең яртысы беткән

Көнчыгыш чыгу юлын төзү алдан билгеләнгән график буенча бара.

Эшнең яртысы беткәнЭшнең яртысы беткән
Эшнең яртысы беткән

Ил Президенты Владимир Путинның май указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында Уфадан Көнчыгыш чыгу юлында планлаштырылган төзелеш эшләренең яртысы башкарылган.

Көнчыгыш чыгу юлы - Идел буе федераль округында иң зур проекты. Бу тиз йөрешле юл М-5 һәм М-7 федераль трассаларын тоташтырачак һәм Уфа урамнарыннан транзит агымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Объектны файдалануга тапшыру 2024 елга планлаштырылган.

- Көнчыгыш чыгу юлын төзү алдан билгеләнгән график буенча бара. Көнчыгыш юлы Башкортстан башкаласының, аерым алганда, Караидел елгасы аръягы районнарының транспорт инфраструктурасын шактый яхшыртачак. Моннан тыш, транзит агымнарын киметеп, шәһәрнең төп транспорт артерияләрен бушатачак, - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Көнчыгыш чыгу юлы 1,2 км озынлыктагы автомобиль тоннелен, Караидел аша 2,7 км озынлыктагы эстакадалы күпер һәм 10 км озынлыктагы автомобиль юлын үз эченә ала. Август башына тоннельнең даими конструкцияләре 50 процентка үтәлгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас