

Башкортстанда эшкуарлык буенча илкүләм проект ярдәмендә предприятие хезмәтләр спектрын киңәйтеп, сату күләмен арттырачак.
Башкортстан Республикасы төбәк лизинг компаниясе, КУЭ Корпорациясенең бүлендек структурасы «Нефтеавтоматика» җәмгыятенә лазерлы маркировкалау системасын лизингка бирде, аны финанслау суммасы 1 млн.сум тәшкил итә.
Яңа җиһазлар предприятиегә перспективалы базар урынын үзләштерергә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең спектрын киңәйтергә һәм сатуларны 15% ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Лизинг ярдәме Башкортстанда ил президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм" милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
Лазерлы маркировкалау системасы җитештерүне модернизацияләү кысаларында булган җиһазларга өстәлеп бирелә. Хәзерге вакытта предприятие маркировканы төшерү өчен чит оешмаларга мөрәҗәгать итә. Әмма моннан соң компания әзер эшләнмәләрнең маркировкасын үзе башкарырга карар кылды, бу исә тиешле чыгымнарны киметергә, көндәшлелеккә сәләтлелекне арттырырга һәм продукция сатуның яңа базарларына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.