Милли проектлар
12 август 2022, 03:32

Әсән китапханәсе нәни дусларын җыйды

Каникул вакытында китап укырга да, уйнарга да кирәк!

Әсән китапханәсе нәни дусларын җыйдыӘсән китапханәсе нәни дусларын җыйды
Әсән китапханәсе нәни дусларын җыйды

Шушы көннәрдә Дүртөйле районының Әсән авылы китапханәсе хезмәткәрләре нәни дуслары өчен китапханә янында актив ял оештырды. 

Бу чара «Мәдәният» милли проектын тормышка ашыру кысаларында үтте. Җәйге ялны һәм китап укуны берләштерү - балалар өчен бик файдалы, каникул вакытында укырга да, уйнарга да кирәк!

Бу көнне Әсән авылы балалары «Йортларны буяу», «Геройны тап» кебек кызыклы конкурсларында актив катнаштылар. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас