+21 °С
Болытлы


Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсенә караучы Лекаревка ФАПы үз ишекләрен ачты.
Лекаревка фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла торган беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү программасы ярдәмендә барлыкка килгән.
Яңа ФАП иркен, якты һәм матур, аның мәйданы 65 квадрат метр. Анда пациентларны кабул итү өчен барлык медицина кирәк- яраклары да бар. Киләчәктә биредә шулай ук даруханә пункты ачу планлаштырыла.