Милли проектлар
11 август 2022, 19:36

Андый вакытта һәр минуты кадерле

Юл һәлакәтендә имгәнгән баланы вертолет белән Уфага алып килгәннәр.

Андый вакытта һәр минуты кадерлеАндый вакытта һәр минуты кадерле
Андый вакытта һәр минуты кадерле

10 августта Караидел районында юл һәлакәтендә зыян күргән 11 яшьлек баланы санавиация вертолеты белән Уфа дәваханәсенә китергәннәр.

Малайның баш мие һәм эчке органнары зыян күргән. Табиблар баланы санаулы минутлар эчендә аны алып килү аның гомерен озайткан, шундук кирәкле медицина ярдәме күрсәткәннәр.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында актив үсеш алган санитар авиация ярдәмендә баланың гомерен саклап кала алганнар. 2021 елда Башкортстанның санитар авиациясе 145 очыш ясаган. 2022 елда 118 очыш башкарылган һәм 124 пациент эвакуацияләнгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас