

“Рус ярминкәләре” проекты илебезнең күп шәһәрләрендә тормышка ашырыла. Ул иң элек ярминкә сәүдәләрен үстерүгә һәм милли традицияләрне тергезүгә юнәлтелгән. “Рус ярминкәләре” сәүдә өчен урыннар дигәнне генә аңлатмый, бу шәһәрлеләрне тартып торучы торган урын һәм вакыйгалар үтә торган мәйдан. Бу проект белән якыннан танышкач, аны Радий Хәбиров рәислеге астындагы “Инвестсәгать”тә тикшергәч, Башкортстанда да“Рус ярминкә”ләрен булдырырга кирәк дигән карарга килгәннәр.
Салаватта булдырылачак “Рус ярминкәләре” “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү” милли проекты кысаларында төзеләчәк.
Чыганак: bash.news