

“Демография” милли проектының “Өлкән буын” төбәк проекты өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, гомернең актив чорын озайтуга юнәлтелгән. Моның өчен ерак урнашкан авыл һәм салаларда яшәүче өлкән буынның үз вакытында тиешле медицина тикшерүләре һәм скрининглар үтүе шарт.
Мәсәлән, Аскын үзәк район дәваханәсе һәм психоневрология интернаты белгечләре Кубияз авылында яшәүче 65 яштән өлкәнрәкләр өчен диспансеризация үтүне оештырды.
Белгечләр лаборатор тикшеренүләр, флюорография, хатын-кызлар өчен маммография һәм ЭКГ үткәргән. Моннан тыш өлкәннәрне табиб-невролог, окулист һәм гинеколог караган. Кубиязлыларның барысы да арытаба дәвалану буенча киңәшләр алган.
Район дәваханәсе медиклары өлкәннәр сәламәтлеген аерым контрольдә тота. Кубиязда яшәүче 8 кеше Аскын үзәк дәваханәсенә озатылган.
Чыганак: bash.news