

Толпар авылы тирә-ягында (Җилем табигый паркы территориясендә) “LIPA DA IVA“ глэмпингы ачылды.
Проект авторлары – Руслан һәм Яна Исхаковлар. Алар кыргый табигать шартларында сервис һәм комфорт белән бергә экологик ял итү мөмкинлекләрен берләштергән. Эшкуарлар 2018 елда Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү” милли проекты кысаларында 2021 елда район хакимияте башлыгының “Эшкуарлык сәгате”ндә катнашкач, бу проектны тормышка ашыру идеясе белән яна.
“Җылы, уңайлы атмосферада тынычлык хисе тоярдай, үзеңне ишетеп, табигать хозурлыгы белән икәүдән-икәү генә калырдай урын булдыру максат белән яндык “, – диләр алар.
“LIPA DA IVA“га килүчеләрне 32 квадрат метр мәйданда бер-берсеннән 20 метр ераклыкта урнашкан 8 сафари-тентлар көтә. Һәр сафари-тент биек платформада урнашкан. Аннан тирә-якка искиткеч гүзәл манзара ачыла.
Чыганак: gafury.bashkortostan.ru