Милли проектлар
11 август 2022, 06:16

31 атнада туган...

Кичә, 10 августта, Краснокама районының Куян авылында яшәүче йөкле хатын үзен начар хис итә. Ашыгыч ярдәм бригадасы аны Нефтекама бәби тудыру йортына алып килә. Әнинең дә, җитлекмичә туасы нәнинең дә гомерен саклап калыр өчен, кесарев кисеме ясарга хәл итәләр. Йөклелекнең 31 атнасында 1630 грамм авырлыктагы малай туа. Күп тә үтми Нефтекама шәһәр дәваханәсе табиблары консилиумы яңа туган сабыйны Уфага эвакуацияләргә кирәк дигән карарга килә.

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында сатып алынган “Ансат” вертолеты  40 минут эчендә сабыйны башкала стационарына илтеп җиткергән. Операциядән соң тернәкләнгәч, яшь әни улы белән кушылачак.

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас