

"Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшмәкәрләргә консультатив ярдәм күрсәтелә.
Кунакханә ачылу бүген бик актуаль һәм перспективалы эш булып тора. Юл буе сервисы объектының кирәклеге күптән бар иде. Бүген районда кунакханәләр җитмәү сизелә, бу проблеманы тиздән «Альтернатива» кибете урынында барлыкка киләчәк яңа кунакханә хәл итәчәк. Башкортстан республикасының күрше районнарында да үз эшен алып барган уңышлы һәм тәҗрибәле эшкуарларның берсе Рөстәм Фаизов үзе өчен яңа юнәлеш кертте. Ул кулай бәяләрдән сыйфатлы хезмәт күрсәтергә планлаштыра. Хәзерге вакытта бинага барлык коммуникацияләр дә ясалган, төп эшләр тәмамланган. 6 номерлы кунакханә (2х, 4х, 8м җирле) беренче кунакларны кабул итәргә әзерләнә.