

2022 елның 5 августында Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин эш визиты кысаларында республиканың Кушнаренко авылында яңа, заманча фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты.
Якуп авылының фельдшер-акушерлык пункты район үзәк дәваханәсеннән 11 км ераклыкта урнашкан. Әлеге пункт үз авылларныда 188 кеше, шул исәптән 39 бала, шулай ук Матвеевка авылы халкына (110 кеше, 15 бала) хезмәт курсәтә. ФАПта фельдшер 28 еллык хезмәт стажына ия Гөлнара Ганиева эшли.
2022 елда әлеге фельдшер-акушерлык пункты республика бюджетыннан 660,78 мең сум акча исәбенә җиһазландырылган. 2021-2022 елларда "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Беренчел звеносын модернизацияләү" программасын тормышка ашыру кысаларында федераль бюджет акчалары исәбенә Кушнаренко, Солтанай һәм Мәмәкә авылларында әзер блоклардан өч модульле бина урнаштырылган.