Милли проектлар
10 август 2022, 08:55

20 процентка якыны куллана

Башкортстан экспортерлары “Минем экспорт” РЭЦ платформасыннан файдалана.

pravitelstvorb.rupravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Башкортстан Республикасының 180нән артык экспортеры «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты кысаларында Русия экспорт үзәге (РЭЦ) эшкәрткән «Минем экспорт» мәгълүмат системасын куллана башлады. Бу хакта яңартылган мәгълүмат системасын популярлаштыру буенча экспорт советы утырышы барышында билгеле булды.

- Башкортстан 2020 елда платформага керү буенча пилот төбәк булды. Экспортер компанияләр “бер тәрәзә" форматында федераль ярдәм чаралары турында тулы мәгълүмат ала алалар. Башкортстанның экспорт эшчәнлеген үстерүдәге эше федераль дәрәҗәдә югары бәяләнде, - диде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

«Минем экспорт» мәгълүмат системасы предприятиеләргә компанияләрнең тышкы базарларга чыгуын озата баручы хезмәтләргә онлайн-керү мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта порталда 31 сервис эшли. Әлеге инструментлар экспорт эшчәнлегенең барлык этапларында да бурычларны хәл итүдә ярдәм итә. Экспортерлар үз товарлары өчен иң перспективалы базарны сайлап кына калмыйча, тәкъдим ителгән илләр рейтингында потенциаль партнерларны сайлап ала, шулай ук хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу өчен аларның контакт мәгълүматларын алачаклар.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас