

Социаль контракт нигезендәге адреслы социаль ярдәм, аларга бәйле булмаган сәбәпләр белән, кереме Башкортстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбән булган гаиләләргә, аз тәэмин ителгән гражданнарга күрсәтелә.
Социаль адаптация программмасына ярашлы, алар шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бер тапкыр түләнүче түләү белән тәэмин ителәләр. Ярдәм күләме бер эшкуар яки үзмәшгуль өчен 100 мең сум тирәсе. Алар бу акчаларны корылма сатып алуга яисә өстәмә эш урыннары булдыруга юнәлтә алачак.