Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 август 2022, 08:58

Бик кирәкле суперсервис!

Русиялеләр хәзерге вакытларда дәүләт хезмәтләре порталында булдырылучы "Минем торак" суперсервисы ярдәмендә фатир сатып ала яисә сата алачаклар.

Бик кирәкле суперсервис!
Бик кирәкле суперсервис!

Суперсервис милек килешүләрен тиз арада һәм хәвефсез төзергә, контрагентлар, интернет игъланнары, төзүчеләр, банклар һәм дәүләт органнары арасында үзара эшчәнлекне көйләргә ярдәм итәчәк.
Үз чиратында кешеләр порталда торак сату турындагы игъланнар урнаштырырга һәм шунда ук милекнең дәүләт реестрындагы мәгълүматлар белән аңа хокукларын раслый алачаклар. Сатып алучыларга исә объектның нинди дә булса чикләүләре барлыгы-юклыгын, фатирда кемнәр теркәлүе һәм торак ияләренең торак-коммуналь хезмәтләре буенча бурычлары барлыгы-юклыгын тикшерү мөмкинлеге биреләчәк.
Сатучы һәм сатып алучы килешүне онлайн режимында төзи алачак. Сату-сатып алу килешүе квалификацияле электрон тамга белән расланачак.
Яңа сервис Русия президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерләнгән "Санлы икътисад" милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Зур күләмле проект санлы технологияләрнең тормышның бөтен өлкәләренә үтеп керүен һәм файдаланучыларга максималь уңайлы мохит булдыруны күзаллый.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: