

Белорет районының Тирлән авылында балалар уку елы башыннан ук үзләренең осталыкларын яңа уен коралларында күрсәтәчәкләр. Матди-техник базаны «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә ныгыттылар.
Балалар сәнгать мәктәбе өчен акустик роль, аккордеоннар, гармуннар, синтезаторлар, цифрлы пианино, скрипка, гитара сатып алынган. Ә Сынлы сәнгать классында мольберт, яктылык-ком өстәлләре, скульптор өстәлләре, муфель мичләре барлыкка килде.
Быел барлыгы 17 балалар сәнгать мәктәбе яңа җиһазлар алачак. Бу максатларга федераль бюджеттан 87,3 млн сум акча юнәлдерелгән. Тагын 16,6 млн. сум республика һәм 2,1 млн. сум – муниципалитетлар биргән.
Яшь талантларга укуларында һәм иҗади конкурсларда уңышлар телибез!
Чыганак: Минкультуры Башкортостана