Милли проектлар
7 август 2022, 04:59

Караиделлеләр шатлыгын уртаклашыбыз

Дөрес диагноз булган очракта гына дөрес дәвалыйлар.

Караиделлеләр шатлыгын уртаклашыбызКараиделлеләр шатлыгын уртаклашыбыз
Караиделлеләр шатлыгын уртаклашыбыз

Дөрес диагноз булган очракта гына дөрес дәвалыйлар.

 

Караидел район үзәк дәваханәсенә эндоскопик комплекс кайтартылды. Ул ашказаны-эчәк юлларын тикшерү өчен тәгәенләнә.
Ел әйләнәсенә 1500нан күбрәк кеше мондый тикшеренү үтә. Хәзер Караидел кешеләре дә уңайлы шартларда, сыйфатлы медицина тикшеренүе үтәр. В.Путинның май указлары нәтиҗәсендә эшли башлаган “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында кайтарылган яңа аппарат күп кешеләргә сау-сәламәт яшәргә ярдәм итәр.

Моңарчы Караидел район дәваханәсендә иске эндоскоп кына булган.

"Караидел районында сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел звеноны модернизацияләү программасы дәвам итә. Шуңа ярашлы, бәләкәй авылларда да дәвалау-диагностика хезмәте яхшыра, диагностика сыйфаты арта. Поликлинкалар һәм ФАПлар яңа медицина автотранспорты һәм заманча корылмалар белән тәэмин ителә", – ди Караидел район үзәк дәваханәсе мөдире урынбасары Айрат Галимҗанов.

Күптән көткәннәр инде бу аппаратны биредә. Чөнки аның ярдәмендә тәгаен диагноз куеп булачак. Дөрес диагноз куйганнан соң гына дөрес дәвалау мөмкин. Ә авыл кешеләре бу шартларга күптән лаек иде. Бер тикшеренү өчен никадәр борчылу-мәшәкатьләр, юл михнәтләре үтәргә туры килә авыл кешесенә?  Шул мәшәкатьләрдән куркып, транспорт булмау сәбәпле, күпме кешеләр тикшеренми кала. Нәтиҗәдә, гомер куркыныч астына куела, чирләр аза, булган акча кыйбат даруларга сарыф ителә. Ә вакытында тиешле ярдәм алсалар, сәламәт кешеләрдә матур ял итүгә дә, төрле файдалы киңәшләр, уйландырырлык язмалар язылган гәзит-журналларны яздырып алырга да дәрте булачак. Сәламәт булыгыз, дуслар!

 

Караиделлеләр шатлыгын уртаклашыбыз
Караиделлеләр шатлыгын уртаклашыбыз
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас