Милли проектлар
6 август 2022, 15:05

Яңа уку елына мәктәп әзер булачак

Сүз Нефтекама шәһәренең 9нчы санлы мәктәбе турында бара.

Яңа уку елына мәктәп әзер булачакЯңа уку елына мәктәп әзер булачак
Яңа уку елына мәктәп әзер булачак

Бүген, 6 августта, эш сәфәре белән Нефтекама шәһәренә баргач, Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәрнең 9 нчы санлы мәктәбендә капиталь ремонт барышы белән танышты.

1977 елда төзелгән бина 2022 елның март ахырында ремонтлана башлый. Төзүчеләр стена һәм түшәмнәрне иске штукатуркадан чистарттылар, инженерлык челтәрләрен, су һәм электр белән тәэмин итүне, тәрәзәләрне һәм ишекләрне, шулай ук идәннәрне алыштырдылар. Мәктәпнең стеналарын буяу, коридорларда плитка җәю, санузелларны, гардероб бүлмәләрен, спорт залын ремонтлау эшләре төгәлләнеп килә. Объектта «Нефтекамскстройзаказчик» предприятиесенең 60ка якын эшчесе эшли. Башкортстан башлыгы республиканың мәктәпләрне модернизацияләү федераль программасында актив катнашуын билгеләп үтте. – Русия Президенты Владимир Владимирович Путин илнең иске мәктәпләренә капиталь ремонт ясауның бик мөһим проектын башлап җибәрде. Без бу программада катнашу өчен республиканың заявка кампаниясен нәтиҗәле уздырдык, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

 - Нефтекама гына да 2022 елда биш мәктәп яңартылачак. Тагын бишесе - киләсе елда. Шул рәвешле, шәһәр барлык уку йортларын тәртипкә салачак. Республиканың башка төбәкләрендә дә мәктәпләр яңартылачак.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас