Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 август 2022, 00:17

Дуслар, туганнар белән килербез

Краснокама районындагы "Саузово" утары Башкортстанда туристлар ял итә торган иң популяр урыннарның берсенә әйләнәчәк. 

Дуслар, туганнар белән килербез
Дуслар, туганнар белән килербез

Шушы көннәрдә Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән барлыкка килгән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" милли проекты кысаларында үткән чираттагы очрашу «Эшкуарлык сәгате» форматында Саузово утарында узды.

"Саузово" утары - гаилә белән ял итү, корпоратив ял, балалар белән ял итү, эшлекле очрашулар һәм төрле күңел ачу чаралары, спорт чаралары, уеннар, җыеннар уздыру өчен менә дигән урын.

«Саузово» утары Нефтекама шәһәреннән 60 чакрым ераклыкта, Краснокама районында, Саузово авылыннан 1чакрым ераклыкта экологик чиста урында, басулар, күлләр һәм елгалар янында урнашкан.

Бүгенге көндә туризм өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләр спектрын киңәйтү өчен инвестор тарафыннан глэмпинг форматында ял итү зоналары булдырыла. Инвестор вәкиле белән «Саузово» утарын Башкортстан Республикасының рәсми туристик маршрутлары исемлегене керту өчен информацион ярдәм итүдә финанс ярдәм чаралары турында сөйләшенде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в