Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 август , 09:15

Уфа туристларны ныграк җәлеп итәчәк

"Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проекты кысаларында Уфада туристик үзәк булдырылачак.

Уфа туристларны ныграк җәлеп итәчәк
Уфа туристларны ныграк җәлеп итәчәк

Барлыгы 31 шәһәргә 6 млрд. сум федераль акчалар бүленәчәк. Шәһәрләрнең туристик үзәкләрен төзү буенча конкурсны үткән проектларның эшен 2023 елга тәмамлаячаклар. Бер шәһәргә бүленгән акча суммасы, уртача алганда, 194 млн. сум тәшкил итә. "Ростуризм" конкурсы йомгакларына ярашлы, Уфа 215 миллион сум алган.
Шәһәрләрнең туристик үзәкләрен төзекләндерү - "Ростуризм"ның өрь-яңа чарасы. Ул шәһәрләрдә турист өчен уңайлы үзәкләр төзергә булышачак.
Уфа проектына ярашлы, арт-пассажлар, туристик бинокльләр, киноэкраннар, фотога төшү зоналарын, стерескоплар урнаштыруны күзаллана. Бердәм туристик үзәк 97 гектарда үсеш алачак.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас в