Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 август , 12:06

Дүртөйле ямьләнә, матурлана

Дүртөйле районындагы Мусин исемендәге урамда урнашкан скверны төзекләндерделәр.

Дүртөйле ямьләнә, матурлана
Дүртөйле ямьләнә, матурлана

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Торак һәм шәһәр мөхите” милли проекты кысаларында Дүртөйле районындагы Мусин исемендәге урамда урнашкан скверны төзекләндерделәр. Тротуар юлларын асфальтладылар, автомобильчеләр өчен парковка урыннары булдырдылар, урамнар яктыртылды. Халыкның хәвефсезлеге өчен видеокүзәтү системасы эшли. Чүп-чар ташларга базнат итүчеләр үзләрен камералар яздырып утыруын белергә тиеш. Шулай ук сквер территориясендә кызылгвардияче Чеверев отряды яугирләренә һәйкәл куелды. Тиздән ял итүчеләр өчен эскәмияләр урнаштырылачак. “Территория яшеллендерәләчәк, - ди Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов. – Сквер белән урам арасында алмагачлар белән чыршылар үсәчәк”.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас в