Барлык яңалыклар

Туймазыда тәмле сыр ясыйлар

Нык тәмле. Сез дә авыз итеп карагыз. 

Туймазыда тәмле сыр ясыйлар
Туймазыда тәмле сыр ясыйлар

Башкортстаннан читтә безнең авыл хуҗалыгы брендлары билгеле: Туймазының кыяр-помидорлары, "Кандра икмәге", " Сава" продукциясе, "Серафим сөт продуктлары" һәм башкалар.

Тагын бер популяр Туймазы бренды бар - "Листгартен-АРНДТ" сырлары. Сыр ясау тарихы монда  2015 елда башлана: Павел Листгартен сырны баштан ук үзе, аннары дуслары һәм танышлары өчен ясый башлагаган. 2018 елда инвестор сыйфатында Туймазы эшкуары, «Уязы хуҗалыгы» эшен башлап җибәрүчесе Ирек Насыйбуллин булды. Әлегәчә ул крестьян-фермер хуҗалыгын җиткәкли, сыйфатлы сөт җитештерә.

Тырышлыкны берләштереп, «Уяз «КФХ» оешмасын һәм Павел Листгартен «Листгартен-АРНДТ» оешмасы белән уртак предприятие булдырдылар. Биредә барлык таләпләргә туры килә торган бина җиһазланган; иң яхшы Итальян җиһазлары сатып алынган, ул сөтне мөмкин кадәр нәзакәтле итеп эшкәртергә, аның табигый тәмен саклап калырга мөмкинлек бирә.

Дәүләт авылда яшәп эшләүчеләргә уңайлы шартлар булдыру өчен барысын да эшләячәк. «Без бу бик мөһим секторга һәрьяклап ярдәм итәчәкбез һәм гомум алганда, авыл хуҗалыгы тагын да уңышлырак булсын, ә авыл тормышы уңайлы, заманча һәм имин булсын өчен барысын да эшләячәкбез», — диде Русия Президенты Владимир Путин.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в