

Башкортстанда Владимир Путин указы буенча “Демография” һәм “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проектларын тормышка ашыру кысаларында олылар өчен актив ял итү программалары оештырылган. 4 ай эчендә республиканың истәлекле урыннарында ял итү мөмкинлегеннән 3,5 мең кеше файдаланган. “Изге куаклар”, “Монастырь”, “Нарыстауга экскурсия”, “Изге Гали”, “Янгантау геопаркы” һәм “Торатау геопаркы” программалары иң популяры. Социаль проектта Башкортстанның 11 туроператоры әзерләгән якынча 30 маршрут кертелгән.
“Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” проектын аеруча яраталар. Ул катнашучыларга үз туган ягын яхшырак белергә, үзләре өчен яңалык ачарга ярдәм итеп кенә калмый, өлкән буын вәкилләре өчен бик мөһим булган актив ял итү, аралашу өчен мөмкинлекләр дә бирә”, - ди БР эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
“Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” - социаль проектында Башкортстан территориясендә теркәлгән 55 яшьтән өлкән хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкән ир-атлар, яки вакытыннан алда пенсиягә чыккан кешеләр катнаша. Алар өчен республиканың табигать, мәдәни-тарихи, дини объектларына бару белән бер көнлек маршрутлар эшләнде.