

Болай дип әйтергә форсат арта.
Башкортстанның «СН-продукт» җаваплылыгы чикләнгән оешмасы “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектында катнаша.
Тиешле килешүләр БР Хөкүмәте, тәгаен әйткәндә, БР икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов тарафыннан имзаланган.
«СН-продукт» «Свое-Наше» һәм «По-деревенски» сәүдә маркалы сөт азыкларын җитештерә. Анда 110 хезмәткәр эшли.
Благовар районындагы бу завод 2010 елда ачылды. Бүген биредә 40 төрле сөт азыгы җитештерелә, алар: сөт, кефир, каймак, эремчек, май, йогуртлар, ряженка, катык һ.б.
— Бүген Башкортстанның 138 предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнаша. Аларның бишесе сөт һәм сөт ризыклары җитештерүчеләр. Яңа эшкә керешүчеләрне якын арада сакчыл җитештерүчәнлеккә өйрәтә башлаячаклар. Мондый технологияләрне кертү азрак физик һәм матди көч сарыф итеп, күбрәк продукция җитештерергә ярдәм итәчәк, — диде Рөстәм Моратов.