

Үз төбәгебез буенча сәяхәтләр матур тәэссоратлар калдыра.
«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында экскурсияләр оештыру дәвам итә.
Проектның төп максаты: Башкортстанның өлкән яшьтәге халкы өчен туризм һәм сәяхәтләр оештыру, матур табигать белән таныштыру, кешеләргә озын сәламәт тормыш бүләк итү.
Уфада шундый экскурсиянең чираттагысы үтте. Ике катлы уңайлы автобуста утырып йөргән туристлар шәһәрнең архитектурасы белән танышып йөрде, музейларда булды, фонтаннар карап кайтты.
«Бу сәяхәттән бик күп матур тәэссоратлар алдык. Аралашу, танышу бик кадерле бүләк ул. Җиде кыз турында риваятьне тыңлагач, мин билгеле хореограф Фәйзи Гаскаров ансамбле башкарган биюне үзем өчен икенче күзлектән ачтым», – ди Любовь Федоровна.
Сәяхәт ахырында өлкән яшьтәге туристлар Агыйдел буйлап теплоходта йөзде.
Фото: old.astrobl.ru