Милли проектлар
27 июль 2022, 05:54

Аскында парк булачак!

Гаилә паркы кайда төзелә?

Аскында парк булачак!Аскында парк булачак!
Аскында парк булачак!

Гаилә паркы кайда төзелә?

 

Аскын районы үзәгендә уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча федераль проект ярдәмендә гаилә ял паркы барлыкка киләчәк. Муниципалитетта хәбәр итүләренчә, гаилә паркын Пионер урамында, мәчет белән яр буе арасында төзиячәкләр. Аскын районында яшәүче 2,9 меңнән артык кеше нәкъ менә шушы төзекләндерү объекты өчен тавыш биргән иде. 

Төбәктә яшәүче халык шундый  актив булу сәбәпле, гаилә ял паркы 2023 елга “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль программасы объектлары исемлегенә кертелгән. Пионер урамы буенча территорияне төзекләндерү, тротуарларны, урам яктырткычларын урнаштыру, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштыру һәм, әлбәттә, яшелләндерү күздә тотыла. Бу уңайлыклар тудырылса, авыл кешеләренең тормышында бик матур үзгәрешләр пәйда булачак.

Фото: kultura-askino.ru

Аскында парк булачак!
Аскында парк булачак!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас