Милли проектлар
26 июль 2022, 05:36

Зинино юлы төзекләндерелә

Бүгенге көндә зур проектларның берсе-«Иглин-Дим» тимер юлы аралыгына юл үткәрелә.

Зинино юлы төзекләндереләЗинино юлы төзекләндерелә
Зинино юлы төзекләндерелә

Зинино авылы янындагы юлүткәргечтә 220 мең кубометрдан артык ком-гравий катнашмасы сибелгән. Хәзерге вакытта Уфада Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан барлыкка килгән «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча тормышка ашырыла. Бүгенге көндәзур проектларның берсе  - «Иглин-Дим» тимер юлы киселеше һәм М-5 юлындагы транспорт чишелешеннән Ногай шоссесы янындагы автомобиль юлы төзекләндерелә.

Бүгенге көндә 1нче, 2нче, 3нче терәк куелган, 4нчесен кую буенча эшләр башкарыла. Объектта терәк диварның модуль блокларын монтажлау, 1нче санлы терәк янында сыгылмалы ростровканы һәм монолит фундаментны урнаштыру эшләре дәвам итә.

Контракт буенча төзү-монтаж эшләрен 2023 ел ахырында тәмамлау планлаштырыла.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас