Милли проектлар
26 июль 2022, 16:40

Сыйфат өчен тырышалар

Без яратып өлгергән "Свое-Наше" сөт эшләнмәләре Благовар районында җитештерелә. 

Сыйфат өчен тырышаларСыйфат өчен тырышалар
Сыйфат өчен тырышалар

Башкортстанда сөт продукциясе җитештерүче «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашты Башкортстанда «СН-продукт» оешмасы «Хезмет җитештерүчәнлеге»милли проектын тормышка ашыруга кушылды. Бу тиешле килешүгә БР Хөкүмете Премьер-министрының беренче урынбасары - БР икътисади усеш һәм инвестиция сәясете министры Р. Моратов кул куелды.

«СН-продукт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Свое-Наше» һәм «По-деревенски» маркасы астында сөт продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Анда 110 хезмәткәр эшли. Сөт эшкәртү заводы Благовар районында 2010 елда сөт кабул итү пунктының сепаратор бүлеге базасында барлыкка килде. Бүгенге көндә анда 40тан артык төрле продукция җитештерелә, алар арасында сөт, кефир, каймак, эремчек, май, йогурт, ряженка, катык һ. б бар.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елда Май указы нигезендә расланган һәм илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 2024 елга 5% ка арттыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас