

Русия Президенты В.В. Путин карары буенча гамәлгә ашырыла башлаган «Мәдәният» милли проекты бүген дә үз эшен дәвам итә. Моның нәтиҗәсендә Тәтешле районының Шулган авылында мәдәният йорты төзекләндерелә.
Бүгенге көндә инде биредә бик күп эшләр башкарылган: түбәсе тулысынча яңартылган, түшәмнәр алыштырылган һәм пластик тәрәзәләр куелып бетеп килә. Планда бина стенасын җылыту өчен махсус материал белән тышлау, пароизоляция урнаштыру һәм панельләр белән каркасны төзекләндерү. Барлык ремонт эшләре нәтиҗәсендә клуб танымаслык булып үзгәрер һәм матурланыр дип көтелә. Мәдәният йорты базасында фольклор, вокал, хореография һәм театр коллективлары эшли. Шулай ук халык төре түгәрәкләргә: шахмат һәм шашка буенча спорт секцияләренә бик теләп йөри.
"Клубыбызның төзекләнүенә бик сөенәбез. Балаларыбыз, оныкларыбыз өчен дә куанабыз, алар да бу яңа клубка йөрерләр. Әлегә инде без түземсезлек белән ремонт эшләренең тәмамлануын көтәбез” ди Шулган авылында яшәүче Зәбидә Мәгъзүмова.