

Балаларны мәктәпкә әзерләү – ата-ана өчен җаваплы да, чыгымлы да вакыт. Безнең республикада матди яктан кыенлыклар кичерүче гаиләләргә ярдәм итү традициягә әйләнде.
Арабызда төрле гаиләләр бар: муллык-барлык белән яшәүчеләр белән бергә очын-очка ялгаучылар да, ишле балалы һәм тулы булмаган гаиләләр дә, асоциаль тормыш алып баручылар да.
Белем көнендә һәр баланың өр-яңа форма киясе, матур сумка тотасы, гомумән, иң-иң буласы килә.
Бер генә бала да яшьтәшләре арасында ким-хур булмасын, яңа уку елын яхшы кәеф, күтәренке күңел белән башлап җибәрсен өчен үткәрелә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"акциясе
Ил Президенты Владимир Путинның инициативасы буенча 2022 елның 1 июльдән 31 августка кадәр БРның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»республика хәйрия акциясе уздыра.
Акциянең максаты- мохтаҗ гаиләләрнең балаларына яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итү.
Мәктәп кирәк-яраклары җыю «Гаилә» районара үзәкләре базасында, шулай ук республиканың шәһәр һәм районнарында аларның бүлекләрендә үткәрелә. Канцелярия товарлары, дәфтәрләр, рәсем ясау өчен кирәк-яраклар, балалар иҗаты өчен җыелмалар рәвешендә хәйрия ярдәме барысы яңа килеш бирелә; портфельләр, мәктәп формасы, дәреслекләр, китаплар -яхшы хәлдә яки яңа булырга тиеш.
"Хуҗалыклар, оешмалар, шәхси эшкуарлар, шулай ук район халкы бу акциядә актив катнашыр дип өметләнәбез", - ди Борай районында гаилә хезмәте җитәкчесе С.Т. Хаматярова.