

Документ әйләнештәге акчаларны тулыландыруга кредит килешүе срогы бер елдан өч елга кадәр артыр дип күздә тота.
Шулай ук ташламалы кредитлар буенча ставкаларның иң чик күрсәткечләре төзәтелде. Әйтик, корпорация поручительлекләре белән тәэмин ителгән инвестиция максатларына рефинансланган кредит килешүләре буенча ставкалар кече предприятиеләр өчен, , әгәр Үзәк банкның төп ставкасы 10 проценттан ким булса, 6,5 проценттан һәм урта предприятиеләр өчен 5 проценттан артмый.
Ташламаларны киңәйтү «Кече һәм урта бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты белән каралган. Ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган илкүләм проект кече һәм урта бизнес, шулай ук үзмәшгульләр өчен максималь отышлы шартлар булдыруны күздә тота.