

Республикада “Башкортстан озын гомерлелеге” программасы буенча “көмеш яшьтәгеләр” өчен бер көнлек экскурсияләр дәвам итә.
Пенсионерлар өчен чираттагы сәяхәт Иглин районы буенча оештырылды. Бу юлы Мишкәдән мари милләтле өлкәннәр һәм Әстерхән өлкәсеннән пенсионерлар – җәмгысе 20дән артык кеше Балтика авылына килде. Алар биредә кайчандыр Белоруссиядән күченеп килүчеләрнең токымнары белән танышты.
Балтика авылында туристлар, китапханәдә булып, урындагы җирнең тарихы, көнкүреше белән танышты, музейны күрделәр. Аннары “Алтын кош” дип аталган башкорт утарына юл алдылар.
Әлеге программа – пенсионерларга республиканың үзенчәлекле урыннарына сәяхәт итү өчен яхшы мөмкинлек. Башкортстанның Туризмны үстерү үзәге мәгълүматы буенча, агымдагы ел ахырына кадәр 11 меңнән күбрәк пенсионер туган якның истәлекле урыннарына сәяхәт кылыр дип күзаллана.
Әйткәндәй, гомер озынлылыгын арттыру, өлкән буынның тормыш сыйфатын яхшырту – гомумдәүләт сәясәте дип билгели ил җитәкчесе Владимир Путин. Һәм “Демография” милли проекты да шушы максатны тормышка ашыруга юнәлтелгән.