+28 °С
Болытлы


“Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Салават шәһәрендә быел 7,5 чакрым урам юллары ремонтланачак.
Болар – Уфа, Горький, Хмельницкий, Колхоз, Чекмарев һәм Пушкин урамнары.
Дөрес, урамнарда ремонтлау эшләре барган вакытларда шактый чикләүләр кертергә туры килгән. Аның урынына, озакламай Салават халкы биредә сыйфатлы юлларда җилдереп кенә йөри алачак.
Русия субъектларының юл эшчәнлеге программасын федераль һәм урындагы казналар тәэмин итә.
Фото: Башинформ.