

Башкортстанда Агыйдел елгасы төбен тирәнәйтү эшләре дәвам итә.
Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сөйләде һәм эчке су юлларының Кама бассейны җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
“Соңгы елларда безнең төп су артериясе булган Агыйделнең төбен тирәнәйтү максатында күп эш алып барабыз.Нәтиҗәдә, бүген судоходствоны торгыза алдык. Хәзер судоход юлының тирәнлеге 2 метр тирәнлекне тәшкил итә, бу үткән ел белән чагыштырганда 10 см.га тирәнрәк. Көн саен махсус теплоходлар суднолар юлының тирәнлеген һәм чисталыгын тикшерә, кирәк икән, тирәнәйтүгә тотына...
Радий Хәбиров әйтүенчә, “Экология” милли проекты кысаларында озакламый Дим елгасының да кайсыбер участоклары төбен чистартуга тотыначаклар. Бу зур эшләр, әлбәттә, суднолар йөзә башлауга һәм шулай ук елгаларның санитар халәтен яхшыртуга, суын чистартуга ярдәм итәчәк.
Фото: Башинформ.