Милли проектлар
19 июль 2022, 05:53

Мәдәнияткә игътибар бар

Ел ахырына кадәр муниципаль музейларны ремонтлау, Яшь тамашачылар театрларын яңарту, шуңа өстәп 17 автоклубны эшләтеп җибәрү күз уңында тотыла.

Ел ахырына кадәр муниципаль музейларны ремонтлау, Яшь тамашачылар театрларын яңарту, шуңа өстәп 17 автоклубны эшләтеп җибәрү күз уңында тотыла. Бу хакта РФ мәдәният министры Ольга Любимова Идел буе федераль округы утырышында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, “Мәдәният” милли проекты кысаларында Идел буе субъектларына әлеге максатта 3, 527 млрд сум күчерелгән.  Моннан тыш, ел башыннан ПФРның 8 субъектында 29 балалар сәнгать мәктәбе җиһазландырылган. 4 модельле китапханә һәм 10 виртуаль концерт залы булдырылган.  Шулар арасында Башкортстанның Уфа шәһәрендә урнашкан 7 санлы музыка мәктәбе дә бар.

Исегезгә төшерәбез, “Мәдәният” милли проекты Русия Президенты Владимир Путинның указына ярашлы тормышка ашырыла.  

Автор:Эльмира Ибрагимова
Читайте нас