

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның 100 еллыгына багышланган автойөреш Дүртөйле шәһәре аша да үтте. Ул Уфада старт алып, Кушнаренко районы, Илеш районының Югары Яркәй, Бишкурай, Иләкшиде авыллары аша үтеп, Ташчишмәдә төгәлләнде. Халыклар дуслыгын ныгыту, рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүне максат итеп куйган “Мәдәният” милли проекты кысаларында үтте ул.
Автойөреш барышында Агыйдел елгасы ярында “Сугышка китүче солдат” монументаль-скульптура композициясенә чәчәкләр салынды.
Мәдәният йорты каршында Бөре шәһәреннән килгән “Внедорожник” спорт-туристикик клубның автомобильләр күргәзмәсе оештырылды.
Мәдәният йорты залында 1 санлы мәктәпнең 6 һәм 7 кадет сыйныф укучылары өчен батырлык дәресләре үткәрелде.