Милли проектлар
19 июль 2022, 04:59

Балалар сәяхәте

Ростуризм Балалар туристлык проекларының бөтенрусия конкурсын игълан итте.

Ростуризм Балалар туристлык проекларының бөтенрусия конкурсын игълан итте.
Әлеге конкурс “Балалар туризмы башкаласы” программасы кысаларында үткәрелә. Ул балалар өчен оештырылырга, аларның ихтыяҗларын исәпкә алырга һәм яңа көндәшлеккә сәләтле, хәвефсез һәм кирәкле турпродуктларны ачыкларга тиеш.
Конкурста балалар туризмы өлкәсендә проект командалары катнаша. Алар дүрт номинация ( мәдәни-танып белү туризмы, экологик, сәнәгать яки этномәдәни туризм) буенча проектны тәкъдим итәргә тиеш.
Гаризалар 7 августка кадәр кабул ителә. Конкурсның финалчылары һәм җиңүчеләре Түбән Новгородка балалар туризмын үстерү форумына чакырыла.
Владимир Путин указы буенча тормышка ашырылган "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проекты туризм өлкәсендә эшләүче эшкуарларга ярдәм итүне һәм ял өчен заманча объектлар булдыруны күз уңында тота.

Автор:Эльмира Ибрагимова
Читайте нас