Милли проектлар
19 июль 2022, 05:09

Бәйрәмне яңа бинада каршы алырлар

Уфаның 7нче балалар музыка мәктәбе үзенең 60 еллыгын капиталь ремонттан соң яңартылган бинада каршы алачак.

Уфаның 7 санлы балалар музыка мәктәбе үзенең 60 еллык юбилеен капиталь ремонттан соң яңартылган бинада каршы алачак. Төзекләрдерү “Мәдәният” милли проекты кысаларында башкарыла. Моның өчен 23 млн сум күләмендә финанслаау каралган.

Түбә, фасадны ремонтлау, концерт залын һәм сәхнә яңарту, эчке ремонт, вентиляция, су, электр тәэминаты, канализация системаларын алыштыру каралган.
Июль башына беренче катта стеналарны бизәкли һәм концерт залының, гардеробның түшәмнәрен яңарта; стеналар тигезләнгән һәм финиш штукатуркасына әзерләнгән; түшәм, стеналарның архитектура элементлары яңартылган һәм башка төр эшләр башкарылган. Моннан тыш, икенче каттагы бүлмәләрдә демонтаж эшләре һәм түбә ремонтлау башланган.
Капиталь ремонт 2022 елның 4 нче кварталында төгәлләнергә тиеш.

Автор:Эльмира Ибрагимова
Читайте нас