Милли проектлар
18 июль 2022, 03:24

Район үзәкләре заманча төс ала

Мәчетле районының Зур Устьикин авылында "Комета-спорт" дип аталучы ял һәм мәдәният паркы төзекләндерелә.

Район үзәкләре заманча төс алаРайон үзәкләре заманча төс ала
Район үзәкләре заманча төс ала

Мәчетле районының Зур Устьикин авылында "Комета-спорт" дип аталучы ял һәм мәдәният паркы төзекләндерелә. Эшләр "Торак һәм кала мохите" милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Парк территориясендә скейт-мәйдан, тортуарлар, йомшак түшәмә һәм корымалар белән балалар уен мәйданчыгы төзеләчәк. Паркны яктырту, спорт корылмалары белән баету да каралган. Муниципалитеттан белдерүләренчә, 2021 елда 02.gorodsreda.ru платформасында бердәм гомумрусия тавыш бирү барышында нәкъ менә шушы объектны төзекләрдерүне сайлаган мәчетлеләр.
"Торак һәм кала мохите" милли проекты булышлыгында районда Зур Устьикин, Зур Ока һәм Әләгәз авылларында ял һәм мәдәният парклары төзекләндерелгән. Монннан тыш, авария хәлендәге торак фондыннан күченүчеләр өчен күпфатирлы йорт та төзегәннәр.
2023 елда исә район үзәгендә үзәк мәйданны яңартуны планлаштырыла.
Мәгълүм булуынча, "Торак һәм кала мохите" милли проекты Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча гамәлгә ашырыла.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас