

Мәчетле районында “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында зур эшләр алып барыла.
Районга эш сәфәре белән килгәч, район үзәк дәваханәсе эше белән таныштырдылар. Биредә бүгенге көндә гөрләп эшләп утырган корпуслар белән беррәттән, яңалары да төзелә икән. Бер үк вакытта, элек төзелә башлап, ярты юлда туктап калган биналарның түбәләре ябыла, ә кайсындыр әле нигездән генә күтәрә башлаганнар...
-Биредә төзелеш “озын гомерле” булды инде, чөнки 1991 елдан алып дәвам итә,- дип безне каршы алды баш табиб Булат Сәетов. - Менә болары инде төзелеп бетеп, куллануга тапшырылу алдында, биредә реконструкция бара, монысына нигез генә салынган. Эш шунда, биредә 1991 елда киң колач белән башланып киткән төзелеш, финанслар җитешмәү сәбәпле, “туңдырылган” булган. 2007 елда эшләр тагын урыннан кузгатылып, кайсыбер бина түбә ябылу этабына кадәр китереп җиткерелде һәм... тагын тукталып калды. Ниһаять, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, 2019 елда проектларны эшләүгә фәрман бирелде. Әлбәттә, 1991 елгы проектның бик күп өлеше бүгенге янгынга каршы, санитар-эпидемилогик һ.б. таләпләргә туры килми. Шуңа проектларныяңартып эшләү өчен тагын да ике ел вакыт кирәк булды.
Менә шулай итеп мәчетлеләр, Сәламәтлек саклауның беренчел звеносы дигән программага кереп, баш-аяклары белән заманча дәваханәне сафка кертү мәшәкатьләренә чумганнар. Биредә әлекызу эш бара: 1 гыйнварда башланган катлаулы-күләмле төзелеш эшләре 13 ай эчендә тәмамланырга һәм проект куллануга тапшырылырга тиеш. Нәтиҗәдә, элек төзелгән биналарның да планировкасы бүгенге таләпләргә җавап бирерлек итеп үзгәртелгән, түбәләре ябылган, тәрәзәләр куелган. Бина эчендәге бүлмәләрнең дә планировкалары тиешле таләпләргә ярашлы итеп үзгәртелгән, элек анда бер баскыч мәйданы җитә дип исәпләнгән һәм планлаштырылган булса, хәзер ике шундый мәйдан кирәклеге билгеле булган.
Үткән гасырның урталарында сафка кертелгән дәваханә бинасы бүген чынлап та зур үзгәрешләр таләп итә. Мәсәлән, бүрәнәдән төзелгән һәм нык искергән кухня өлешен ремонтлаудан файда юк, шуңа кухня да, кер юу-зарарсызландыру бүлекләре дә яңа бинада урын алачак. 3 катта экстрен лаборатория урын алыр дип көтелә. Әйткәндәй, төрле корпуслар арасында җылы күчешләр төзелә, моның дәваланучылар өчен дә, персонал өчен дә никадәр уңайлы булачагы турында әйтеп тә торасы юк.
Булат әйтүенчә, Яңа бинаның беренче катында диагностика бүлеге урнашачак: рентген, компьютер томографиясе, УЗИ, ЭКГ, ФГДС, колоноскопия кебек мөһим һәм еш кулланыла торган корылмалар бер урында тупланачак. Әлегә алар поликлиника бинасында (ә лаботатория бөтенләй башка бинада) урнашкан икән. Шуңа да, әгәр төнлә дәваханәгә авыруны китерсәләр, аны салкында, кар яки яңгыр астында поликлиникага йөртергә кирәк. Барлык кирәкле җиһазлар бер урында тупланса, әлбәттә, эшләр күпкә гадиләшәчәк: пациент дәваханә бусагасын атлап керү белән үк, логистика үтеп, тикшерелә алачак. Шуннан аны яки стационарга салып куя, яки амбулатор дәвалану билгеләп, йортына кайтарып җибәрәләр алалар. Икенче катның яртысын балаларны дәвалау бүлеге алып торачак, икенче яртысын – физик процедуралар кабинетлары. Әлегә физкабинетлар да поликлиникада урнашкан икән, шуңа да стационарда ятып дәваланучыларга урам аша йөрү кыенга төшә.
Өченче катта терапия бүлеге урнашыр дип көтелә. Палаталар өч кешегә исәпләнгән иркен һәм уңайлы булачак, анда душ һәм бәдрәф каралган. Гомум алганда, өлкәннәр өчен – 21, балалар өчен 13 койка-урын каралган.
-Мәчетле районында барлыгы 20000 кеше яши, төзелеш тәмамланганнан соң безнең дәваханә заманча нормативларга тулысынча җавап бирәчәк, - ди Булат Әснәф улы.- Ә инде яңа бинага күчкәч бушап калган бер бинаны хезмәткәрләребез өчен торак итеп үзгәртеп корырга җыенабыз. Бу хакта район хакимияте белән килешү бар инде. Чөнки бүген дәваханәбез үсә,корылмалар да арта, ә анда эшләүче белгечләрне торак белән тәэмин итәргә кирәк.
-“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында безнең районда җиде модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Кече Устикин, Түбәнге Бобино, Октябрьский поселогы, Әҗекәй, Яңа Мөслим, Такино авыллары халкы бик көтеп алды аларны. 2024 елда алар тагын да төзелергә тиеш,- дип сүзне дәвам итә әңгәмәдәшем.- Шул ук программа буенча зур корылмалардан безгә санлы рентген аппараты кайтарылды. Бүген электрон медицина картасы, электрон чирләр тарихы белән эшлибез, шуңа санлы рентген аппараты бик кирәк иде. 2021 елда шулай ук санлы флюроография аппараты килде. Ул иске модельләргә караганда тизрәк эшли, электр энергиясен азрак сарыф итүе дә безнең өчен яхшы. Иске булса да тамографыбыз бар. КОВИД-19 пандемиясе чорында ул бик ярдәм итте: бөтен төньяк-көнчыгыш районнары халкын хезмәтләндерде. Көненә утызар кешене тикшергән чаклар булды. Әле килеп яңа бинада яңа тамограф урнаштырылачак.
Моңа кадәр Мәчетле районы хатын-кызлары маммография аппаратында тикшерелү үтәр өчен күрше районнарга йөргән яки районга “Сәламәтлек поезды” килгән чакта, күренеп калырга тырышканнар. Хәзер килеп, Мәчетле район үзәк дәваханәсенә дә өр-яңа маммография аппараты кайтарылган.
Баш табиб Булат Сәетовкул астындабүгенге көндә 315 кеше эшли. Шуларның 43е – табиблар, 192се урта медицина персоналы, калганнары – хисапчы, водитель һ.б.
-Белгечләргә кытлык юкмы?,- дигән сорау бирәм мин аңа.
-Төрле чаклар була, мин бирегә эшкә кайткан вакытта дәваханәдә бер генә хирург та калмаган иде, хәзер алар – бишәү. Педиатрлар белән шундый хәл булып алды. Бу пандемия чорында кем чирләп, кем эштән китеп, ике генә терапевт калган чаклар булды, шулай да авыруларга тиешле ярдәм күрсәту өчен барсын да эшләдек.Әйткәндәй, әлегә кадәр безнең якларда урта медицина белгечләрен әзерләүче уку йорты юк иде. Безнең үтенечне исәпкә алып, БР Башлыгы Радий Хәбиров һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы Дуван педагогия училищесы базасында медицина филиалы ачарга кирәк дигән карарга килделәр. Киләчәктә анда укып, безнең дәваханәләрдә практика үтеп, соңыннан эшкә кайткан шәфкать туташлары һәм фельдшерларны көтеп калабыз.
-Бүген республикада “Земский доктор” программасы уңышлы эшләп килә. Сездә аның кысаларында эшкә килүче белгечләр бармы?
-Программа эшли башлаган чордан алып, безгә 24 кеше эшкә килде. Тиешле елларны эшләгәч, кемдер китә, ә кемдер безнең якларны, халкыбызны яратып, эшләп кала.
-Сезне борчыган проблемалар турында да әйтеп китегез әле?
-Кызганычка каршы, әлеге көндә 3 фельдшер-акушерлык пунктларында эшләргә кеше таба алмыйбыз. Авылларга барырга риза булучылар аз шул: чөнки белгечләргә бөтен уңайлыклары булган фатир кирәк. Аннан мине шунысы да борчый: үзләре прививкалар алып сәламәт үскән касыберәүләр, төрле нигезсез коткыларга бирелеп, балаларына прививкалар эшләтмәскә тырыша. Аңлыйлармы икән алар, куркыныч чирләрнең баш калкытырга гына торуын!
Өченче зур проблема булып безнең яклар өчен юл мәсьәләсе кала. Мәсәлән, Кропачевадан чыгып, М-5 трассасына, аннан Уфа юлына чыкканчы зур-зур “бөке”ләрне үтәргә кирәк. Кар-фәлән явып киткән вакытларда тәүлек буена юлда утырган бар. Ә бит без авыруларны өстәмә тикшерелер өчен республика клиник дәваханәсенә, кардиоүзәккә, онкоүзәккә һ.б. медицина учреждениеләренә җибәрәбез. Әнә шул юл җәфаларыннан куркып та, авырулар кайчак башкалага барудан баш тарта...
-Ә “Ашыгыч ярдәм” хезмәтегез бармы?
-2020 елда ул Мәсәгутькә тапшырылды. Бездә базасы бар, ә чакырулар өчен юридик яктан алар җавап бирә. Бу эшне яхшыртты, чөнки үзәкләштерелгән логистика-диспетчерлык үзәге тиз вакыт эчендә ярдәм сораган урынга иң якын булган Ашыгыч ярдәм машинасын юллый ала. Безнең кайсыбер авыллар район үзәгенә 45 чакрым ераклыкта урнашкан, ә Мәсәгутькә нибары 5-10 чакрым. Димәк, үзәкләштерелгән хезмәт булу аркасында авыруларга ярдәм күпкә тизрәк барып җитә.
Әйткәндәй, үткән ел безгә, “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында 3 “Ларгус” автомобиле кайтарылды. Алар аз мобильле гражданнарга исәпләп җиһазландырылган. Бу, әлбәттә, пациентлар өчен дә, аларга ярдәмгә ашыккан белгечләр өчен дә бик зур ярдәм.
-Сезгә ерактан, мәсәлән, Уфадан килеп катлаулы операцияләр ясаламы?
- Элек була иде, хәзер катлаулы травмалар белән бәйле операцияләр Мәсәгутьтә эшләнә. Кирәк вакытта санавиация ярдәмгә килә: машина белән дә киләләр, әгәр катлаулы һәм экстрен хәл килеп туса, вертолетта да килеп төшәләр.
-Мәчетле халкына күбрәк хас чирләр бармы? Һәм алардан саклану өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
- Аерым бер чирне атап әйтеп булмыйдыр: алар күп һәм бар район-шәһәр халыкларына да хас. Мине соңгы елларда безнең районда гына түгел, ә ил күләмендә яман шеш белән авыручылар саны артуы зур борчуга сала. Һәм чир яшәрә бара, шунысы хәвефле.
Безнең районны гына алыйк: радиуста 100 чакрым ераклыкта шәһәрләр дә, зур сәнәгать объектлары да юк. Читтән килгән кешеләр һавабызны: “кашыклап ашарлык” дип соклана. Шифалы һава бүләк иткән карагайларыбызның даны еракларга таралган, ике шифаханәбезгә илнең төрле почмакларыннан ял итәргә киләләр. Ә яман шеш авыруы барыбер очрап кына тора. Менә бит ул ничек! Мин моның сәбәбен халыкның сыйфатсыз ризыклар белән туклануыннан күрәм. Чөнки кибеттән сатып алган ризыкларда нинди генә зарарлы мәтдәләр юк! Бу хакта ешрак уйланырга һәм дөрес тукланырга һәм җан тынычлыгын сакларга тырышырга кирәк.
Гөлара Арсланова.
Уфа-Мәчетле-Уфа.