

Башкортстан эшкуарларына сайтларны бушлай эшләп бирәләр. Мондый хезмәт Башкортстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелә.
Республикада теркәлгән эшкуарларның һәммәсе бу ярдәм белән файдалана ала.«Минем бизнес» үзәгенең бурычы - Башкортстан эшкуарларына, шулай ук проектларны гамәлгә ашыруда үз эшләрен ачарга теләүчеләргә ярдәм итү.
Быел 5 меңгә якын эшкуарның комплекслы ярдәм алуы көтелә, аларга бушлай сайтлар эшләп бирү, фирмалы стиль эшләү, реклама һ.б. ларны үз эченә ала, – диде Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Гаризалар 2022 елның 20 июленә кадәр кабул ителә. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Урыннар саны чикләнгән. Белешмәләр өчен телефон: +7 (347) 224-99-99.
Салым органнары мәгълуматлары буенча, 2022 елның 1 июлендә республикада эшкуарлар саны 100 меңнән арткан.