Милли проектлар
15 июль 2022, 04:55

«Спорт – тормыш нормасы»

Быел Русиянең 17 мең тренеры һәм инструкторы квалификация күтәрәчәк.

«Спорт – тормыш нормасы»«Спорт – тормыш нормасы»
«Спорт – тормыш нормасы»

Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән барлыкка килгән "Демография" милли поекты һәм 2022 елда «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Русиянең 17 мең спорт белгече һөнәри әзерлек һәм квалификация күтәрү программасын үтиячәк. Бу хакта Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр иткән.

Һәр спортчы өчен тренер остаз гына түгел, ә киләчәктә һөнәр сайлауда һәм тормышта үз юлыңны табуда ярдәм итүче якын кеше дә. Хөкүмәт, үз чиратында, кирәкле инфраструктура һәм аларның эшләү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар булдыра. Кадрлар әзерләүгә һәм аларның даими һөнәри үсешенә аерым игътибар бирелә.

- Быел «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында 17 мең тренер һәм инструктор һөнәри әзерлек һәм квалификация күтәрү программасы узачак. Бүгенге көндә шуларның 8,5 меңгә якыны укуларын тәмамлады да инде, - дип билгеләп үтте Дмитрий Чернышенко. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас