Милли проектлар
14 июль 2022, 20:01

Имтихан тапшырдылар

Башкортстанда бу сынауны 11 меңнән артык студент уңышлы үткән.

Имтихан тапшырдыларИмтихан тапшырдылар
Имтихан тапшырдылар

   Урта һөнәри белем алу турында дипломлы булу өчен студентлар WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтихан тапшыра. Бу - Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан барлыкка килгән «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында мөмкин булды. 

Башкортстанда мондый сынауны 11 меңнән артык студент уңышлы үткән. Мондый имтихан белем дәрәҗәсен һәм практик күнекмәләрне бәяләүгә юнәлдерелгән һәм эш бирүчеләргә чыгарылыш сыйныф укучыларының практик дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә.

Бүген имтихан үткәрүнең бу формасы сессияне тапшырганда арадаш аттестациядә дә ешрак кулланыла. 2022 елның беренче яртыеллыгында 112 белем бирү оешмасыннан 11437 студент демонстрацион имтихан тапшырган.

Демонстрацион имтихан тапшыручы укучылар саны буенча, безнең республика, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, беренче өчлеккә кергән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас