

Русия төбәкләре ел азагына кадәр каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю өчен 77 меңнән артык контейнер сатып алачак.
2022 елда Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән барлыкка килгән «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында 43 территория калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар сатып алачак.
«Ил Президенты 2030 елга кадәр көнкүреш калдыкларын сортларга аеруны 100% тәэмин итү һәм күмү күләмен ике тапкыр киметү бурычын куйды. Моның өчен без калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын булдырабыз. Мөһим карарларның берсе - төбәкләргә чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерлар сатып алуда ярдәм итү. Узган ел бу максатларга хөкүмәт 1 миллиард сум акча бүлеп биргән булса, 2022 елда финанслау 50% ка арткан. Төбәкләр калдыкларны аерым җыю өчен 77 меңнән артык савыт сатып ала алачак", - диде Русиянең табигать министрлыгы башлыгы Александр Козлов.
Бүлгәндә субъектларның финанслау дәрәҗәсе дә исәпкә алына. Әйтик, Министрлар Кабинеты карары проекты нигезендә, Башкортстан Республикасы өчен федераль субсидиянең күләме 168,7 миллион сум тәшкил итәчәк, ә Мордовия Республикасы 20,1 миллион сум алачак, Вологда өлкәсе - 42,3 миллион сум, Иркутск өлкәсенә 45 миллион сум тия.