

Русия Президенты Владимир Путинның «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Мәчетле районының Оло Устьикин авылында «Комета-спорт» ял һәм мәдәният паркы (скейт-парк) сафка керәчәк.
- Хәзерге вакытта «Тепловик» оешмасы подрядчылары тарафыннан парк мәйданчыгы өчен җир эшләре башкарыла, бордюр ташларын монтажлау эшләре бара. Мәчетлеләр бу зур эшнең нәтиҗәсен сентябрь ахырында күреп сөенәчәкләр, - дип сөйләгән районның баш архитекторы Альбина Ахундова.
Яңа паркта скейт-мәйданчык, тротуарлар, резин өслекле һәм инвентарьлы балалар өчен уен мәйданчыгы булачак. Бу урынны ут яктыртып торачак, спорт һәм башка җайланмалар урнаштырылачак.
Әлеге объект 2021 елда 02.gorodsreda.ru платформасында бердәм гомумрусия онлайн-тавыш бирүдә катнашучы Мәчетле районы халкы тарафыннан сайлап алынган.