Милли проектлар
14 июль 2022, 05:41

Яр буенда балыкчы

Балык тоту буенча ярышканыгыз бармы?

https://bash.newshttps://bash.news
https://bash.news

Аскын хакимиятенә биредә яшәүче бер ир мөрәҗәгать иткән. Ул форель буасын төзеп бетүгә ярдәм сорап килгән.

Проект гамәлгә ашса, Кашка авылында спорт балыкчылыгы барлыкка киләчәк, шулай ук агротуризм үсешен үстерү дә күзаллана. Моның өчен мөрәҗәгать итүчегә төзелеш һәм балык үрчетү материаллары сатып алырга кирәк. Бу эшләр барлыгы 3 миллион сум тирәсенә басачак.

“Балык үрчетү белән мин күптән шөгыльләнәм. Элегрәк буа ясап, анда балык үрчеттем. Балык тотарга килүчеләр күп иде. Әмма бу эшне киңрәк җәелдерергә иде исәп. Аны заманча итү теләгем”, – ди ул.

Әйтергә кирәк, балыкчының проекты ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты чикләрендә каралды һәм бу уңайдан тагын бер сөйләшү булачагы әйтелде.  

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас