

Бүген-иртәгә Уфада Республика клиник онкодиспансеры базасында “Идел ераклыгы” III Идел буе төбәкара конференциясе уза.
“Коронавирус эпидемиясе белән бәйле чикләүләрнең бетерелүе һәм безнең конференциядә бик күп яшьләр булуы шатлыклы”, – диде сәламләү сүзендә Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин. Ул онкология диспансерының бер төркем хезмәткәрләренә Башкортстан Башлыгының бүләкләрен тапшырды.
Конференциядә федераль дәвалау үзәкләренең һәм Республика онкология диспансерының әйдәп баручы белгечләре чыгыш ясый. Форумның ике көнендә тармак экспертлары яман шешләрне диагностикалауның һәм дәвалауның иң яңа ысулларын практикада куллану нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәк.
Шулай ук робот-хирурглар катнашлыгында башкарыла торган операцияләрне турыдан-туры трансляцияләү белән “тере хирургия” секциясе булачак.
“Яман шеш авырулары белән көрәш – “Сәламәтлек саклау” милли проектының мөһим юнәлеше. Әлеге чараның Уфада үтүе очраклы түгел. Безнең республика – бу патология белән көрәш, аның иртә диагностикасы һәм дәвалануы буенча алдынгы төбәкләрнең берсе”, – диде Русия Дәүләт Думасы депутаты Римма Үтәшева.