

Уфаның Чернышевский урамында асфальт җәю эшләре ахырына якынлашып бара.
Республиканың Транспорт министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Цюрупа урамыннан Әй урамына кадәр 1,37 километр озынлыктагы юл катламы яңартылган. Эшләрне тулысынча сентябрь урталарына тәмамларга ниятлиләр.
Моннан тыш, тротуарлар да ремонтланачак. Аннары инде, канализация люкларын алмаштырып, разметка сызасы кала.
Бу эшләр барысы да ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында башкарыла.